Баш бит » 2013 » Август » 25
   Мостафа авылы халкы үз каһарманының кызы белән очрашты. Оренбург өлкәсе Мостафа авылына герой–шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кайтты. 
   Ул әтисенең туган авылында моннан җиде ел элек булып киткән икән. Шуңадырмы мостафалылар шагыйрь якташларының кызын киң колач җәеп каршы алды. Чулпан ханым Оренбург өлкәсенең мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр министры Виктор Шориков һәм Шарлык районы җитәкчеләре катнашында Җәлилнең яңартылган мемориаль музеен карады. (Бу хакта киңәйтелгән фоторепортажны биредә карап була).
   Исегезгә төшереп узабыз: Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплексны төзекләндерү Татарстан Республикасы Президенты һәм Оренбург өлкәсе губернаторы арасындагы хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру уңаеннан, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг йөкләмәсе буенча алып барылган иде. Татарстан Милли музее хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән эчтәлекле һәм бай экспозиция заманча технологияләр белән баеты ... Дәвамы
Караулар: 1551 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 25.08.2013