Баш бит » 2013 » Август » 20
  25 августта Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне (1906-1944) искә алу көне үткәрелә. Бу көнне аның гомере өзелүгә 69 ел була.    
    Муса Җәлил кебек, үлемсез әсәрләре белән генә түгел, батырлык өлгесе булып торган үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Билгеле булганча, 1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Шушы фаҗигале көндә халыкның инде ничәнче ел рәттән мәйданга җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.
    Муса Җәлилнең иҗаты, Моабит төрмәсе диварларын, чәнечкеле тимерчыбыкларны, ил чикләрен кичеп, Ватанга кайтты. Татар егетләренең батырлыгын белеп, дөнья сокланды. Шагыйрь иҗаты, башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, дөнья киңлегенә чыкты, татарларны башка халыкларга танытты.
   Шагыйрь исемен мәңгеләштерү йөзеннә ... Дәвамы
Караулар: 1252 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 20.08.2013