Баш бит » Яңалыклар
 
Әсән-Елга клубында якташыбыз Әхмәт Юнысны искә алдылар (фотолар)   Әсән-Елга мәдәният йортында якташ шагыйребез Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Анда Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән язучылар, журналистлар катнашты. Шагыйрьнең биографик хәле, иҗаты, аның турында истәлекләр барланды.

 

 

Әлеге истәлекле чарадан Рәшит Минлегалиев фотолары:

... Дәвамы

Караулар: 985 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 03.11.2016

Рифә Рахман: «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам»Эстрада, театр, гомумән, сәнгать әсәрләренең сыйфаты түбән булу хакында ишетергә туры килә. Хаклылары да, хаксызлары да бар. Хәтта Президент авызыннан ишетелгәннәре дә. Ләкин ничек кенә булмасын, сәнгатьнең нигезендә әдәбият ята. Әдәбият тиешле дәрәҗәдә түгел икән, берсе дә алга китмәячәк. Шуңа күрә, әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән ун язучыга ун сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Бүгенге кунагыбыз – шагыйрь, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман.
– Заман әдәбияты торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр бүген татарча укырлык әсәрләр юклыгыннан зарлана.
– Заманына күрә әдәбиятыдыр инде. Тәнкыйть үлгән, әдәби әсәрләрнең җитешсезлегенә күрәләтә күз йомган бер вакытта, әдәбиятны чүп баса. Бу бит теләсә кайсы өлкәдә шулай. Авыл хуҗалыгы рәисе, үз кырындагы хисапсыз чү ... Дәвамы

Караулар: 1066 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 07.10.2016

Тиздән иң яхшы татар сайтлары ачыкланачак - гаризалар тапшыру тәмамлана"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, ... Дәвамы
Караулар: 1032 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 10.09.2016

« 1 2 3 4 5 ... 72 73 »