Баш бит » 2013 » Август » 20 » Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне искә алу көне үткәрелә
20:26
Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне искә алу көне үткәрелә
  25 августта Казанда шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлилне (1906-1944) искә алу көне үткәрелә. Бу көнне аның гомере өзелүгә 69 ел була.    
    Муса Җәлил кебек, үлемсез әсәрләре белән генә түгел, батырлык өлгесе булып торган үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Билгеле булганча, 1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Шушы фаҗигале көндә халыкның инде ничәнче ел рәттән мәйданга җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.
    Муса Җәлилнең иҗаты, Моабит төрмәсе диварларын, чәнечкеле тимерчыбыкларны, ил чикләрен кичеп, Ватанга кайтты. Татар егетләренең батырлыгын белеп, дөнья сокланды. Шагыйрь иҗаты, башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, дөнья киңлегенә чыкты, татарларны башка халыкларга танытты.
   Шагыйрь исемен мәңгеләштерү йөзеннән, 1968 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе булдырылды. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның – композиторларның, рәссамнарның, галимнәрнең иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Быел әлеге премия бирелә башлауга 45 ел тулды. Мәрасимдә әлеге әдәби бүләк лауреатларының чыгыш ясавы көтелә. Искә алу көненә шулай ук Муса Җәлилнең якыннары, варислары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр, язучылар, артистлар, Россия Язучылар берлегенең Чиләбе бүлеге каршындагы "Вдохновение” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырулы. Кунаклар игътибарына әлеге чараны оештыручылар тарафыннан Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби программа тәкъдим ителә.
   Искә алу мәрасиме 25е сәгать 12дән Казан шәһәренең 1 Май мәйданында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында узачак, дип хәбәр итәләр ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәтеннән.
Караулар: 1252 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Муса Җәлил