12:35 Мостафа халкы каһарман улын данлады | |
Мостафа авылы халкы үз каһарманының кызы белән очрашты. Оренбург өлкәсе Мостафа авылына герой–шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова кайтты.
Ул әтисенең туган авылында моннан җиде ел элек булып киткән икән. Шуңадырмы мостафалылар шагыйрь якташларының кызын киң колач җәеп каршы алды. Чулпан ханым Оренбург өлкәсенең мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр министры Виктор Шориков һәм Шарлык районы җитәкчеләре катнашында Җәлилнең яңартылган мемориаль музеен карады. (Бу хакта киңәйтелгән фоторепортажны биредә карап була).
Исегезгә төшереп узабыз: Мостафа авылында Муса Җәлилгә багышланган мемориаль комплексны төзекләндерү Татарстан Республикасы Президенты һәм Оренбург өлкәсе губернаторы арасындагы хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру уңаеннан, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг йөкләмәсе буенча алып барылган иде. Татарстан Милли музее хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән эчтәлекле һәм бай экспозиция заманча технологияләр белән баетылган булуы ягыннан да бирегә кызыксынып килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Яңа музей экспозициясе быелның 29 маенда эшли башлады. Ул берничә залдан гыйбарәт: "Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлек еллары”, Җәлил иҗатының "Кызыл чоры”, "Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормыш юлы һәм иҗаты. 1927-1941” һәм "Үлемсезлек юлы”. Музейның директоры Нәфисә Гобәйдуллина сүзләренә караганда, яңа сулыш өрделергән ядкарханәгә килүчеләр шактый күп икән. Биредә шулай ук Мостафа авылы тарихына да күз салырга мөмкин. Каһарман шагыйрьне һәм СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловны үстергән авыл белән Россиянең башка өлкәләреннән килүчеләр дә чын күңелдән кызыксына икән. Чулпан Җәлилова белән бергә шагыйрь эзләрен барларга Казаннан Татарстанның халык артистлары - җырчы Миңгол Галиев, баянчы Кирам Сатиев, Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Җәлилнең Казандагы мемориаль музей-фатиры директоры Гөлнәзирә Фәттәхова һәм журналистлар кайтты. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан соң, авыл халкы мәдәният йортына җыелды. Анда мәктәп укучылары, Казан артистлары катнашында иҗади кичә узды. Чулпан Җәлилова әтисе хакындагы истәлекләре белән уртаклашты. "Әтием сугышка киткәндә миңа нибары дүрт кенә яшь иде. Ләкин шуңа да карамастан, мин аның белән уздырган мизгелләремне күңел түрендә саклыйм. Казанның Бауман урамында урнашкан Матбугат йортына алып барганын, опера театрына "Алтынчәч” репетицияләренә килгәнебез истә. Кулымнан йомшак кына сыйпаган мизгелләре дә кадерле хатирә булып саклана”. Шагыйрь кызы шулай ук сугыштан соңгы авыр елларны да искә алды. Әнисен кат-кат НКВДга чакыртып сорау алуларын, әтисе исән чагындагы дусларның йөз чөерүен дә тетрәнеп сөйләде. "Музей белән танышканда бик зур дулкынлану хисләре кичердем. Бик эчтәлекле һәм бик кызыклы экспозиция килеп чыккан. Кешегә тәэсир итү көче дә гаҗәеп, мөгаен бу экспозиция белән танышканнан соң күпләр Җәлил иҗаты белән ныклабрак та кызыксына башлар. Китаплары, әсәрләрен табып укырга теләк белдерерләр кебек тоела миңа. "Моабит дәфтәрләре”нә кергән шигырьләрне электрон китаптан да укырга мөмкинлек бар монда. Бар теләгем музейга күбрәк кеше килсен, чөнки бу бит Казан да, Мәскәү дә түгел. Ә музей дөнькүләм масштабта да күрсәтерлек. Әтиемне шулай олылавыгыз, онытмавыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул. Музейга әтисенең Оренбургтагы иптәшләре белән күмәкләшеп төшкән фото-документын да бүләк итте. Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музейның заманча таләпләргә тулысынча туры килүен, биредә шагыйрьнең әсәрләре белән дә һәръяклап танышырга мөмкин булуына басым ясады. Электрон терминаллар Моабит дәфтәрләре, М.Җәлилнең шигырьләре белән татар һәм рус телләрендә танышырга мөмкинлек бирә. Видео-мэппинг дигән хикмәт әле хәтта Казан музейларында да юк икән. Биредә Чулпан Җәлилова үзенә багышлап язылган шигырьне хисләнеп тыңлады. "Бар җырымны илгә багышладым..." кичәсендә Мостафа мәктәбендә укучы яшьләр шагыйрьнең әсәрләрен сөйләде. Сәхнәгә чыгып сүз алучылар киләсе елда Җәлилнең җәзалап үтерелүенә 70 ел тулган датаны билгеләп узу хакында бәян иттеләр. Шарлык районы хакимиятенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Юрий Томин олы кунакның иңнәренә Оренбургның горурлыгы булган мамык шәл салды. Герой кызы белән якыннан танышуы белән горурлануын да җиткерде. Оренбург өлкәсе каһарман егетләргә бай икән. Әлеге районнан гына да тугыз Бөек Ватан сугышы каһарманы бар. Аларның горур исемнәре район үзәгендәге паркта мәңгеләштерелгән. Советлар Союзы геройлары аллеясендә урнашкан бюстлар янында һәрвакыт тере чәчәкләр. Яшьләрнең дә яраткан урыны булган бу парк - Шарлык халкының горурлыгы. Хәзерге вакытта да Оренбургта яшьләрне ватанпәвәрлек рухында тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Оренбург өлкәсенең мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр министры Виктор Шориков: "Муса Җәлил сезнең өчен дә, безнең өчен дә бөек шәхес. Муса Җәлилнең туган ягы Оренбург өлкәсе булу белән горурланабыз. Яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисен дә Муса Җәлил кебек геройларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә омтылабыз. Герой кызын күрергә Мостафа авылының карты да, яше дә җыелды. Шарлык районы, гомумән, геройларга бай район, биредә 9 Советлар Союзы герое булу да күп нәрсә хакында сөйли торгандыр. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү ул нәкъ менә мондый дустанә, истәлекле очрашулардан башлана да инде.” Татарстан делегациясенең Оренбург якларына сәяхәте Мостафа авылында Муса Җәлилнең әнкәсе Рәхимә Җәлилованың каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Миңгол Галиев мәрхүмәнең рухына дога кылды. Шагыйрь әнкәсенең рухы шат булуны теләп, кунакчыл Ырымбур ягына рәхмәт хисләре белән Казанлылар кайтыр юлга кузгалды. Мөршидә КЫЯМОВА, Казан-Мостафа-Казан, автор фотолары Чыганак | |
Караулар: 1619 | | |