Баш бит » 2012 » Октябрь » 18
   Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты 2012 елның 18-21 нче октябрендә «Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү» халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау туры, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен «Татарга тылмачлар кирәк» конкурсының йомгаклау туры үткәрелә.
   "Татарга тылмачлар кирәк" дип исемләнгән бәйге һәр укучы өчен дә ачык иде. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары укучылары катнашты. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрь көннәрне дистанцион формада үтте. Беренче турда катнашу өчен 5 сентябрьгә кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты сайтында теркәлергә кирәк иде. Бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәрелде.
Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары арасында 1-3 нче урыннарны яулаучылар КФУның Филология һәм сәнгать институтының "Филология: гамәли филология” юнәлеше буенча бакалавриатка сынаулардан баш ... Дәвамы
Караулар: 1435 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 18.10.2012