Баш бит » 2012 » Октябрь » 31
«Евровидение-2012»дә Россия данын яклап чыгыш ясаган «Буран әбиләре» татар телен өйрәнә башлаган. Алар ноябрь башында Мәскәү Кремленең концертлар залында татар телендә чыгыш ясаячак. 
     Бүген «Буран әбиләре»нең эшләре каты - алар Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котларга әзерләнә. Әлеге концерт ноябрь башында Мәскәү Кремлендә узар, дип планлаштырыла. Әбиләр тамашачыларны өр-яңа татар, рус һәм удмурт телләрендә яңгыраячак җыр белән сөендерәчәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта алар мәш килеп татар телен өйрәнә, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасының Ижау кушымтасы.
      Әбиләргә татар телен яхшы белүче махсус укытучы да беркеткәннәр. Лариса Гайнетдинова Ижауда иҗат итүче татар милли җыр һәм бию ансамблен җитәкли. Ул «Буран әбиләре»нә татар телен өйрәтүгә дә бик теләп алынган. Башта Лариса Гайнетдинова әбиләрне татар милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырган, татар халкының үзенчәлекле яклары турында сөйләгән. Аннары инде алар татар телен өйрәнүгә күчкән.
Караулар: 1628 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.10.2012