Баш бит » 2012 » Октябрь » 15
"Белем җәүһәрләре" бөтендөнья  интернет-проектлар бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелде. Бәйгегә катнашырга теләк белдереп, 54 гариза килгән, 49 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 25 интернет-проект финалга чыгу мөмкинлегенә ирешкән. Катнашучылар арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасыннан, Америка Кушма Штатларыннан интернет-проектлар да бар иде.
 Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды. Җиңүчеләрне тәбрикләргә тантанага 100 гә якын кеше килгән иде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында финалистлар һәм жюри әгъзалары гына түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар бар иде.
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайты / http://lyaysan.ru проекты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә беренче урынга лаек булды.
    Минем хезмәтемне күргән һәм б ... Дәвамы
Караулар: 1584 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 15.10.2012