Баш бит » 2012 » Октябрь » 23
Интернет киңлекләрендә "Сабантуй маҗаралары” ("Приключения Сабантуя") дигән анимацион фильм дөнья күрде. Мультфильмның идея авторы - Илһам Фазлыәхмәтов.
Моңарчы без күргән Татарстан мультфильмнарыннан аермасы шактый булуын күреп, Intertat.ru газетасы Казан егете, "Сабантуй” төбәк хәйрия иҗтимагый фонды җитәкчесе Илһам әфәнде белән элемтәгә чыкты.
- Илһам әфәнде, сез - эшмәкәр кеше. Ә ни өчен нәкъ менә мондый проектка алынырга булдыгыз?
- Татарның милли бәйрәме булган Сабан туен республикабызда гына түгел, ә Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләр дә белсен. Татарның шундый үзенчәлекле бренды булырлык чараны башка җирләрдә дә популярлаштыру максатыннан хәйрия иҗтимагый оешмасы төзелде. Үзегез беләсез, елга бер мәртәбә язгы бәйрәм оештырып кына Сабан туена популярлык өстәп булмый. Шуңа күрә аның башка механизмнарын да эзләргә һәм эшләргә кирәк. Менә без шул максаттан мультиклар төшерергә уйладык. Һәр кешенең эчке дөньясы үз милли ихтыяҗларын тоеп яши. Һәм аны тормышка ашырырга омтыла. Ничә гасырлар буе татар бәйрәм итеп килгән чараның бүгенге көнгә кадәр танылган үз логотибы булмау бер мине генә борчымый торгандыр. Татарстанның бренды буларак та популяр булып китә алмый. Чит ил кешеләре андый бәйрәм барын да белми. Безнең проект буенча Сабан туеның үз ... Дәвамы
Караулар: 1630 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 23.10.2012