Баш бит » Яңалыклар

Караулар: 973 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 01.01.2016

   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан 2016 нчы елның март аенда укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясен оештыру турында хәбәр итә.

 

Конференциянең нигезләмәсе

Караулар: 1233 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.12.2015

Россия антологиясенә кайсы татар шагыйрьләре керер?    Өч татар шагыйренең әсәрләре “Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”ндә урын алачак. Бүгенге көндә яшәп иҗат итүче кайсы әдипләрнең шигырьләрен рус теленә күчереп, Россия җәмәгатьчелегенә җиткерүне эксперт комиссиясе хәл итәчәк.

  “Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”н Мәскәүнең тәрҗемә әсәрләр бастыру тәҗрибәсе булган “Берләшкән гуманитар нәшрият” (ОГИ нәшрияты) ширкәте бастырып чыгарачак. Моның өчен алар быел Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2016-2017 елларга Россия Федерациясе халыклары милли әдәбиятларына ярдәм итү” программасы финанс чараларыннан файдаланачак. Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында эшләнгән әлеге программа кысаларында 2017 елга кадәр Россия халыклары поэзиясеннән тыш, заманча проза, балалар әдәбияты һәм драматургиясе үрнәкләрен дә рус теленә тәрҗемә итеп, антологияләр нәшер итү көтелә.
     Нәшрият генераль директоры Дмитрий Ицкович сүзләренчә, Россиядә йөздән артык тел исәпләнә, аларның 44 ендә әдәби әсәрләр иҗат ителә. Поэзия антологиясенә шул 44 телнең барысы да керәчәк. Бүгенге көндә унсигез төбәктә язучылар, галимнәр, тәрҗемәчеләр катнашында эксперт төркемнәр оештырылган. Ел азагы ... Дәвамы

Караулар: 943 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.12.2015

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 72 73 »