21:04 III Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды | |
![]() Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды. Җиңүчеләрне тәбрикләргә тантанага 100 гә якын кеше килгән иде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында финалистлар һәм жюри әгъзалары гына түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар бар иде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайты / http://lyaysan.ru проекты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Минем хезмәтемне күргән һәм бәяләгән барлык жюри әгъзаларына, конкурсның иганәчеләренә һәм оештыру комитетына олы рәхмәтемне белдерәм!
| |
Караулар: 1565 | | |